Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Татарстан һәм Кырым Республикасы арасында хезмәттәшлек ныгый

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырым Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Рәмзи Ильясов белән очрашкан. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәт Йортында узган. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә Шулай ук чарада Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов катнашкан. Очрашуда Татарстан һәм Кырым республикаларының алга таба хезмәттәшлек адымнары, уртак проектларны алга җибәрү мәсьәләләре тикшерелгән. Исегезгә төшерәбез, Кырым һәм Севастополь районнарын химая итү федераль программасы кысаларында Татарстан Республикасы Кырым Республикасының Бакчасарай районына шефлык күрсәтә. 2014 елның ноябрь аенда Татарстан һәм Кырым арасында хезмәттәшлек турында килешү төзелгән иде. Рәмзи Ильясовның Татарстан Республикасында инде булганы барлыгы искәртелә. 2016 елның май аенда ул мәртәбәле кунак буларак “Каравон” бәйрәмендә катнашкан.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев