Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов Корея Республикасының Илчесе Пак Ро Бёк әфәнде белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Корея Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Пак Ро Бёк әфәнде белән очрашты, дип хәбәр итә Президентның матбугат хезмәте. Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы транспорт һәм юллар хуҗалыгы министры Ленар Сафин һәм башкалар катнашты. Корея делегациясе кичә Татарстанга ике көнлек визит белән килде. Бүген Илче Пак Ро Бёк һәм күп санлы Көньяк Корея кече һәм урта бизнесы вәкилләре «Технологияләр һәм инновацияләр өлкәсендә Евразия партнерлыгы» семинарында катнашачак, семинар Казанда «Корстон»да узачак. Кунакларны сәламләп, Рөстәм Миңнеханов Илчегә Татарстан белән актив кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде. Корея Республикасы дөньяның иң эре икътисадларының берсе санала һәм куәтле сәнәгать, технологик һәм фәнни потенциалга ия, диде Татарстан Президенты. Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Көньяк Корея партнерлары белән яхшы хезмәттәшлек тәҗрибәсе булуын билгеләп үтте. Ул үзенең быел июль аенда Сеулга визитын искә алды, аның барышында ил җитәкчелеге вәкилләре белән рәсми очрашулар уздырылган һәм Татарстан-Корея эшлекле форумы оештырылган. Бүген Татарстан белән Көньяк Корея арасындагы хезмәттәшлек түбәндәге юнәлешләр буенча гамәлгә ашырыла: нефть химиясе һәм нефть эшкәртү, мәгълүмат-коммуникация, сәламәтлек саклау өлкәсендә һәм башкаларда. Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, машина төзелеше, автомобиль төзелеше һәм автокомпонентлар җитештерү, югары технологияләр, инфраструктур проектлар, төзелеш, медицина һәм фармацевтика, АСК һәм спорт өлкәсендә багланышларны үстерү өчен зур потенциал бар. Татарстан югары уку йортлары Көньяк Кореянең әйдәүче мәгариф оешмалары белән турыдан-туры элемтәләр урнаштырган. Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, мәдәният өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү өчен бөтен шартлар да бар, ә Россия белән Көньяк Корея арасында визасыз режим туризмны үстерүгә һәм башка өлкәләрдә тәҗрибә алмашырга мөмкинлек бирә. Пак Ро Бёк Казанда Көньяк Корея делегациясен югары дәрәҗәдә кабул иткән өчен Рөстәм Миңнехановка рәхмәт әйтте, Татарстан Республикасы белән Корея Республикасы арасында уңышлы хезмәттәшлек киләчәктә дә дәвам итәчәк, дип ышаныч белдерде. Аннары Казанда Көньяк Корея эшлекле даирәләре вәкилләре үз компанияләре турында сөйләделәр, Татарстан Республикасы территориясендә бизнесны үстерү өчен иң перспектив юнәлешләрне билгеләп үттеләр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев