Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов киләсе елда Казанда Аксаков скверын ясарга тәкъдим итте

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов киләсе елде Казанда Аксаков скверын булдырырга тәкъдим итте. Бу хакта ул Рус милли-мәдәни берләшмәсе активы белән очрашуда белдерде, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте. “Әйдәгез, бу эштә беренче адымны ясыйк. Мөгаен, скверда язучы сынын урнаштыру мәсьәләсен карарга кирәктер", - диде республика лидеры. Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с активом Русского национально-культурного объединения Республики Татарстан Очрашуда Максим Горький урамы белән Николай Ершов урамнары чатындагы Максим Горький һәйкәле куелган яшел мәйданчыкны тәртипкә китерү мәсьәләсе дә кузгатылды. Быел язучының тууына 150  ел тула. Казан Рус милли-мәдәни берләшмәсе советы рәисе Ирина Александровская Татарстанда Изге Петр һәм Феврония Муромскийларга һәйкәл ясау һәм кую эшләре турында сөйләде. Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с активом Русского национально-культурного объединения Республики Татарстан Миңнеханов Рус милли-мәдәни берләшмәсе активистларына бер Казан белән генә тукталмаска һәм республиканың башка шәһәрләре, районнары ихтыяҗына игътибар юнәлтергә тәкъдим итте.
  • Очрашу Рус теле көненә һәм Александр Пушкинның тууына 219 ел тулуга багышланган иде

Татар-информ

Фото: president.tatarstan.ru

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев