Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов кеше йөзләрен тану системасында тест узды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ел саен уздырыла торган “Сәнәгый Россиядә цифрлы индустрия” (ЦИПР) конференциядә күргәзмә карады. Аның барышында республика башлыгы FindFace Security йөзләрне тану системасын тикшереп карады, ул кешенең җенесен һәм яшен ачыклый ала. Система Татарстан Президентының яшен төгәл билгели алмады. Экранда аның яше 38дән 48гә кадәр аралыкны күрсәтте. Әлеге продукт үзен йөзләрне ачыклауда тизлек һәм төгәллек буенча дөнья лидеры дип атаган ИТ-компания тарафыннан тәкъдим ителде. Компания вәкилләре сүзләренчә, әлеге продукт кешеләрне куркынычсызлык белән тәэмин итү өчен башкарыла.
Татар-информ
Фото: Гузель Гайнанова

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев