Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов Казан кооператив институтының яңа корпусы нигезенә беренче ташны салды

Бүген Казанда кооператив институтының яңа уку корпусы нигезенә беренче ташны салу тантанасы булды. Чарада ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, РФ Кулланучылар җәмгыятьләренең үзәк берлеге Советы рәисе Дмитрий Зубов, Россия кооперация университеты ректоры Андрей Бусыгин, Татпотребсоюз идарәсе рәисе Мәхмүт Фәттахов һәм Казан кооператив институты ректоры Илдар Насретдинов катнашты. "Бүген истәлекле вакыйга - кооператив институтының яңа корпусы нигезенә беренче таш салынды. Бүген кулланучылар кооперациясенең 100 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Бәйрәм чаралары кысаларында уку корпусын төзү турында карар кабул ителде. Безнең башлангычларны хуплаган Мәскәү хезмәттәшләребезгә рәхмәт белдерәбез", - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов. Дмитрий Зубов сәламләү чыгышында Россиядә кулланучылар кооперациясенең 100 еллык юбилее турында искәртте. "Республикада кулланучылар кооперациясе илдә иң яхшылардан санала. Без сезгә ышанабыз", - диде РФ Кулланучылар җәмгыятьләренең үзәк берлеге Советы рәисе һәм Казан кооператив институты коллективына яңа җиңүләр һәм барлык проектларын уңышлы чынга ашыруларын теләде. Кооператив институтының яңа уку корпусында югары һәм урта һөнәри белем алу һәм Worldskills стандартлары буенча махсуслаштырылган уку-лаборатория базасында белем алучы студентлар өчен заманча аудиторияләр урнашачак. Институт ректорының белем бирү эшләре буенча урынбасары Алсу Нәбиева белдергәнчә, бу преокт эшче һөнәрләрен үстерүдә дәүләт ярдәмен раслаячак. "Без яңа 15 катлы уку корпусын төзергә телибез, анда безнең студентлар белем алачак. Биредә Worldskills стандартлары буенча лабораторияләр урнашачак, дип аңлатма бирде Нәбиева. - Без Juniorskills компетенциясе кысаларында мәктәпләр әзерләргә планлаштырабыз. Шул сәбәпле, безгә яңа уку мәйданчыклары, яңа лабораторияләр кирәк". Яңа уку корпусы төзелеше беренче этапта 400 млн сумга төшәчәк, аны РФ Кулланучылар җәмгыятьләренең үзәк берлеге финанслаячак. Бинаның гомуми мәйданы 8 мең кв метр тәшкил итәчәк. Хәзер төзелеш эшләренең генераль подрядчысын билгеләү буенча конкурс уза, берничә атнадан эшчеләр төзелеш эшенә керешәчәк. Институтта төзелешнең беренче этабы 2017 елның 1 сентябренә төгәлләнер, ә бина тулысынча 2018 елның уртасында файдалануга тапшырылыр дип өметләнәләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев