Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов католиклар рухание белән очраша

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Казандагы "Изге Хачны Күтәрү" рим-католик приходының элеккеге настоятеле Диогенес Уркиза белән очраша. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте сайтында хәбәр ителә.

Быел 18 сентябрьдә приходны торгызган, соңрак шунда эшләгән католиклар рухание Татарстаннан китә. Католикларның Изге Хачны Күтәрүгә багышланган олы бәйрәменнән соң Диогенес атакай Сарытауга күченә, анда Изге Климент епархиясе генераль викарие вазифаларына керешә. Казан приходына аның урынына Яр Чаллыдан Андрей Старцев атакай килә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев