Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов Канадада яшәүче татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты

Татарстан делегациясенең эш сәфәре кысаларында республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Торонто шәһәрендә Канадада яшәүче татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашты. Канадада татар милли оешмасында бүген 700дән артык кеше бар. Татар милли оешмасы лидерлары фикеренчә, биредә үткәрелә торган Сабан туйларында төрки халыклардан 2-3 мең кеше катнаша икән. Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларга Канадада татар мәдәниятын саклау, берләшеп яшәүләре, милли гореф-гадәтләрне, телне саклаулары өчен рәхмәт белдерде. "Туган җирегездән ерак булуга карамастан, сез бер-берегезне табып, берләшеп яшисез, – диде ул. – Сезнең илдәге татар милли иҗтимагый оешмалары Татарстан белән һәм Бөтендөнья татар конгрессы белән нәтиҗәле элемтәдә торуларын билгеләп үтәсем килә. Сезнең милли байлыкларыбызны саклап калуга һәм аны арттыруга керткән өлешегезне без югары бәялибез". Җәмәгатьчелек җитәкчеләре, үз чиратларында, Татарстан Президентына игътибары һәм ярдәм өчен рәхмәт белдерделәр, дип җиткерә Президентның матбугат хезмәте.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев