Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов Камбоджа Премьер-министры Хун Сен белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 2 ноябрь көнне Камбоджа Корольлегенә эшлекле сәфәрендә әлеге дәүләтнең Премьер-министры Хун Сен белән очрашты. Анда шулай ук РФ элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Николай Никифоров, ТР вице-премьеры – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, сөйләшүдә төп игътибарны ике яклы тышкы товар әйләнеше күләмен арттыру мәсьәләсе күтәрелде. Хәзерге вакытта ул бик түбән. Аерым алганда, 2016 елның беренче яртысында сәүдә әйләнеше 53,8 мең АКШ доллары күләмендә генә башкарылган.

Хун Сен әфәнде Татарстан делегациясенең килүе корольлек белән республика арасындагы багланышларны үстерүгә этәргеч бирәчәгенә һәм сәүдә-икътисади элемтәләр яңа дәрәҗәгә күтәреләчәгенә ышануын белдерде. Очрашуда катнашучылар нефть химиясе, машиналар эшләп чыгару, төзелеш, югары технологияләр, туризм, мәдәният кебек өлкәләрдә эшлекле элемтәләрне арттыру өчен әһәмиятле мөмкинлекләр булуын билгеләп үттеләр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев