Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» җитәкчелеген “Ефәк юлы” раллиенда җиңү белән котлады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ» генераль директоры Сергей Когогинны һәм «КАМАЗ-Мастер» командасы пилоты Владимир Чагинны “Ефәк юлы-2016” ралли-рейдында чираттагы ышанычлы җиңүе белән котлады. Бу хакта «КАМАЗ» ГАҖ матбугат хезмәте хәбәр итә. Рөстәм Миңнеханов котлау телеграммасында команданың бөтен әгъзаларына, «КАМАЗ» ГАҖына халыкара спорт мәйданында Россия һәм Татарстан абруен күтәрергә булышкан көйле, югары профессиональ дәрәҗәдә эшләүләре өчен рәхмәт белдергән. «Бу мәртәбәле ярышларда җиңүчеләрне - Айрат Мәрдиев һәм Дмитрий Сотников экипажларын аеруча билгеләп үтәсем килә. Ышанам: мондый профессионаллар белән командаларны яңа казанышлар һәм спортта алда җиңүләр көтә!» - дип билгеләп үтелгән Татарстан Президентының котлау телеграммасында.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев