Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов хезмәт ветераны Дамир Каюмовка "Дуслык" орденын тапшырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы дәүләт орлык инспекциясенең элеккеге җитәкчесенә, хезмәт ветераны Дамир Каюмовка “Дуслык” орденын тапшырган. Республиканың Хөкүмәт йортында узган тантанада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Элмира Зарипова катнашты, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте. Дамир Каюмов күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы үсешенә керткән өлеше өчен орден белән бүләкләнгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев