Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев ЮНЕСКОның халыкара форумында катнашачак

ЮНЕСКОның “Императив тотрыклы үсеш буларак кешелекне саклау” халыкара форумының икенче көне Казан ратушасында уздырылачак. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте порталында хәбәр ителә.

Көннең беренче яртысында форум эшендә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашачак. Төштән соң әлеге тема буенча фикерләшүгә Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев кушылачак.

Искәртеп үтәбез: “Императив тотрыклы үсеш буларак кешелекне саклау” халыкара форумы кичә башланып китте. Анда Франция, Венгрия, Испания, Кытай һәм башка илләрдән 40тан артык эксперт, шулай ук гыйльми даирәләрнең 200ләп вәкиле катнаша.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев