Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казанда бөек рус шагыйре Александр Пушкин һәйкәленә чәчәкләр салды. Чарада шулай ук Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгат Сәфәров, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, мәгариф һәм фән министры Рәфис Борһанов, мәдәният министры Ирада Әюпова, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты. Возложение цветов к памятнику А.С.Пушкину Татарстанда Рус теле көненә һәм Пушкинның тууына 219 ел тулуга багышланган чаралар уза. Төп чаралар традиция буенча Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры янындагы Пушкин һәйкәле янында уза. Һәр елны шигъри митинг мәдәният әһелләрен, иҗтимагый оешма вәкилләрен, укучыларны һәм классик әдәбиятка битараф булмаучыларны җыя.
  • Рус теле көне БМО тарафыннан 2010 елны булдырылды һәм ул Александр Пушкинның туган көнендә билгеләп үтелә. Россия Президенты указы нигезендә Россиядә Рус теле көнен бәйрәм итү 2011 елның 6 июненә билгеләнде.

Татар-информ

Фото: Ильнар Тухбатов

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев