Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов Германиянең эшлекле даирә вәкилләре белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Германиянең эшлекле даирә вәкилләре белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Очрашу Татарстан Хөкүмәте йортында узды. Анда республика Премьер-министры урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм башка рәсми затлар катнашты.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с представителями деловых кругов Федеративной Республики Германия.фото Р.Кадыров.

Очрашуда инжиринг өлкәсендә мөнәсәбәтләр үсеше, алман компанияләре җитештерүен Татарстанда гамәлгә кую мөмкинлекләре буенча сораулар каралды.

Искә төширик: Германия компанияләре вәкилләре агымдагы елның октябрендә Рөстәм Миңнеханов Дюссельдорфка эш сәфәре белән баргач, уртак проектлар һәм хезмәттәшлек юнәлешләре буенча фикер алышу өчен эшче төркем булдыру турында килешенгән иде.

Встреча Президента Республики Татарстан Р.Н. Минниханова с представителями деловых кругов Федеративной Республики Германия.фото Р.Кадыров.

Хәзер насос һәм насос системаларын җитештерүче Wilo компаниясе вәкиле Йенс Даллендерфер һәм чүкеп һәм штамповка белән ясау белән шөгыльләнүче “Данго Денинтал” компаниясе вәкиле Райнер Данго Татарстан компанияләре белән хезмәттәшлек итү нигезендә бизнесны үстерү буенча планнары белән уртаклашты.

Аерым алганда, Райнер Данго, “Данго Денинтал” компаниясенә Зигенада 1865 елда нигез салынган дип, хәзер бу заманча механик җитештерү компаниясе, дип сөйләде. Компаниянең Красноярск алюминий заводында хезмәттәшләре бар. Компания алга таба да Россиядә хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен киңәйтергә планлаштыра. “Данго Денинтал” компаниясе мөмкинлекләре турында киңрәк таныштыру максатыннан, Райнер Данго Рөстәм Миңнехановны Зиген шәһәренә чакырды.

Йенс Даллендерфер, үз чиратында, җылылык насосларын һәм насос системалары, вентиляция, кондиционерлар системаларын җитештерү, юынтык суларны чистарту һәм эшкәртү турында кыскача таныштырды. 2016 елның июнендә Мәскәү өлкәсендә Ногинск шәһәрендә Россия базары өчен насос җайланмаларын җитештерүче яңа предприятие ачылган.

Көнчыгыш Европа һәм БДБ илләре буенча корычның эшкәртү буенча җиһазлар җитештерүче СМС Group компаниясе директоры, ММС Neuwirth компаниясе генераль директоры, Германия сәнәгать министрлыгы киңәшчесе Виктор Нойвирт Германия Татарстан белән төрле юнәләштә мөнәсәбәтләрне ныгытуда кызыксынуын әйтте.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов компанияләр вәкилләренә җитештерүне республикада гамәлгә кую вариантлары турында уйларга тәкъдим итте.

Германиянең эшлекле даирә вәкилләре Казанга эш сәфәре кысаларында “Машина төзелеше. Металл эшкәртү. Казан” халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсендә дә булачак, “Инновацион машина төзелеше техноллогияләре, җиһазлар һәм материаллар” халыкара фәнни-техник конференциядә дә катнашачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев