Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов "Гебзе" Оешкан сәнәгать зонасы (GOSB) идарәсе рәисе белән очрашты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасына эш сәфәре барышында "Гебзе" Оешкан сәнәгать зонасы (GOSB) идарәсе рәисе Вахит Йылдырым белән очрашты. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Очрашуда Рөстәм Миңнеханов аларның дүртенче тапкыр очрашуын (2015 елның октябрендә Төркиянең Коҗаэли провинциясендә, шул ук елның ноябрендә һәм 2016 елның ноябрендә Казанда) һәм моңа кадәргесе нәкъ бер ай элек үткәрелгәнен искәртте. 14 ноябрь очрашуы нәтиҗәсендә "Гебзе" оешкан сәнәгать зонасының Татарстан территориясендәге икътисади проектларда, шул исәптән Зөя (Свияжск) төбәкара мультимодаль логистик үзәген тормышка ашыру проектында, катнашуы буенча эш төркеме булдыру турында карар кабул ителгән иде. Аның төп бурычы - Татарстанның географик яктан уңайлы урнашуын файдалану. Проектны тормышка ашыру “Европа – Көнбатыш Кытай” транспорт коридоры үсешенә этәргеч була һәм транспорт-логистика системаларын һәм җитештерү мәйданчыкларын берләштерү мөмкинлеге бирә дип каралды. Бүген Европа белән Азия арасында товарларның күпчелеге диңгез юлы белән Сүәеш каналы аша ташыла. 21 мең чакрымга сузылган шушы маршрут буенча йөк ташуга 30-40 тәүлек вакыт китә. Альтернатив вариант буларак “Европа – Көнбатыш Кытай” маршруты буенча автомобиль транспорты белән йөк ташу отышлы санала: юлга 14-18 көн вакыт китә һәм бу товарның бәясен киметү мөмкинлеге бирә. Вахит Йылдырым ассызыклаганча, "Гебзе" Оешкан сәнәгать зонасы Төркиянең 300 сәнәгый зонасының берсе булып тора һәм арада иң уңышлыларыннан санала. Безнең зона коммерция отышлылыгын беренче урынга куймый, безнең максат - потенциаль инвесторларга бизнес алып бару өчен уңайлы шартлар булдыруга нигезләнгән алдынгы тәҗрибәбезне тапшыру. Очрашу барышында яклар Россия һәм Төркия закон нормалары турында сөйләште, алар уртак проектларны әзерләгәндә  эшлекле мөнәсәбәтләрне җайга салуда әһәмияткә ия. Шулай ук "Гебзе" Ошкан сәнәгать зонасы белән Татарстан Республикасы арасында үзара багланышлар турында меморандум буенча фикерләштеләр. Әлеге документны Төркия-Татарстан эшлекле форумыннан соң имзалау күздә тотыла. Белешмә өчен. 1986 елда нигезләнгән "Гебзе" Оешкан сәнәгать зонасы Истанбул белән Коҗаэли шәһәрләре арасындагы чиктә Гебзе провинциясендә урнашкан. Хәзерге вакытта сәнәгый зонада 156 компания теркәлгән, аларның 42се – чит илләрнеке. Штатта 22 мең кеше исәпләнә. "Гебзе" Оешкан сәнәгый зонасына (GOSBка) TAYSAD – Төркиядәге автокомпонентлар җитештерүчеләрнең эре ассоциациясе хуҗа. Әлеге оешкан сәнәгать зонасы Төркиядә һәм дөньяда иң беренче махсус сәнәгать зонасы буларак билгеле, ул, кредитлар җәлеп итмичә генә, инвесторлар тарафыннан тулысынча финанслана. Зона предприятиеләре чит илләргә 1 млрд АКШ доллары күләмендә товар чыгара, инвестицияләр күләме – 1,35 млрд АКШ доллары.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев