Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов, Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, татарстанлыларга мөрәҗәгать итте

"Сезне Татарстанның, күп милләтле Россиянең һәм бөтен төрки дөньяның мәдәни тормышындагы истәлекле вакыйга – бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу белән чын йөрәктән тәбрик итәм. Кыска, ләкин иҗади казанышларга бик бай тормыш кичереп, ул татар әдәбиятында гына түгел, халык күңелендә дә җуелмаслык эз калдырды. Җир шарының барлык почмакларында яшәүче күп санлы милләттәшләребез үзләренең эш-гамәлләрен танылган шагыйрь һәм гражданның колачлы шәхесе белән чагыштырып, горурланып һәм хөрмәтләп, аны “безнең Тукай” дип атыйлар. Аның якты иҗаты мәдәниятебезгә шулхәтле нык һәм ятышлы итеп үсеп керде ки, татар теленең сафлыгы һәм матурлыгы эталонына әверелде. Тукайның шигъри шедеврлары күпләгән буын вәкилләрен тәрбияләүгә зур өлеш кертте, ә “Туган тел” шигыре бүген дә халкыбызның гимны булып тора. Нәкъ менә Тукай туган көндә – 26нчы апрельдә – Татарстанда Туган тел көнен билгеләп үтүне бик дөрес дип саныйм. Югары шигъриятнең какшамас күперләре белән төрле мәдәни традицияләрне бергә кушып, шагыйрь Россиягә һәм бөтен дөньяга татар рухының байлыгын күрсәтте, төрле милләт һәм дин вәкилләрен тынычлыкка, дустанә яшәүгә һәм хезмәттәшлеккә өндәде. Тукайда эчкерсез ватанпәрвәрлек, туган җиренә карата мәхәббәт, рухи тамырларына тугрылык һәрвакыт алдынгы карашларга ачыклык, татарларның рус халкы һәм бөтен төрки дөнья белән бердәмлегенә ышаныч белән үрелеп барды. Һәр буын шигърият даһиен яңадан ачып, әсәрләренең геройлары белән бергә борчылып һәм шатланып, замана сорауларына җавап таба. Төрле телләргә тәрҗемә ителгән Тукай китаплары елдан-ел күбрәк басыла, шагыйрьгә яңа һәйкәлләр, аңа багышланган музейлар һәм күргәзмәләр ачыла. Киләчәктә Тукай белән кызыксынучылар саны арта барыр дип ышанам. Үлемсез шигърият даһие татар халкының рухи үсеше юлын һәрчак яктыртып барсын, безне игелекле гамәлләргә һәм олы казанышларга илһамландырсын!" - диелгән ТР Хөкүмәтенең рәсми порталында урнаштырылган мөрәҗәгатьтә. (Казан, 26 апрель, «Татар-информ»).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев