Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов Франция Республикасына эш сәфәре кылачак

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Франция Республикасына эш сәфәре көтелә. Әлегә эш программа төгәл билгеле түгел. Кич Франция Республикасында Россия Федерациясе Илчелегенең концерт залында Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты булачак. Парижда бүген ике халыкара проект старт ала. Cloud Expo Europe 2016 и Data Centre World 2016 күргәзмәләренә интернет-технологияләр, дата-үзәкләр белгечләре, виртуализация буенча, мобиль һәм чыбыксыз технологияләр буенча, мәгълүмати куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча профессионаллар җыела. Алдынгы технологияләр буенча фикер алышулар ике көн дәвам итәчәк. Парижда бу көннәрдә Salon du Cheval de Paris 2016 халыкара атлар һәм ат спорты күргәзмәсе дә эшли.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев