Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов фикеренчә, хатын-кызлар үз хезмәт вазыйфаларына җаваплырак карый

6 март көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов федераль һәм республика массакүләм матбугат чаралары журналист хатын-кызлары белән традицион очрашу уздырды. Чара Татарстан Республикасы Хөкүмәт йортында үтте. Рөстәм Миңнеханов, 8 март бәйрәме белән котлап, бүгенге массакүләм матбугат чаралары башкарган эш хакимият өчен бик мөһим, чөнки хакимият структурасы эшчәнлегенең ачык һәм үтә күренмәлеген тәэмин итәргә тиеш, дип белдерде. Республика башлыгы ассызыклавынча, бүген хатын-кызлар эшчеләрнең гомуми саны буенча җитди өлешне тәэмин итә, алар төрле өлкәләрдә хезмәт куялар. Президент мисалга медиа структура, Татарстан Президенты Аппаратын китерде. Әйтик, Татарстан Президенты Аппаратында 46 процент хезмәткәр – хатын-кыз.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев