Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премияләрен бирү турында карарны имзалаган

ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов фән һәм техника өлкәсендә дәүләт премияләре буенча ТР Президенты карамыгында Комиссия тәкъдимнәрен тикшереп, 2016 елда лауреат исемнәрен бирү турында карарны имзалаган.

Бүләкләнүчеләр исемлегенә “Борынгы заманнардан татарлар тарихы”  җиде томлык академик басманы әзерләгән галимнәр коллективы, шулай ук Гаяз Искахыйның 15 томлыгын әзерләүче филологлар коллективы да кергән.

ТР Дәүләт премиясе лауреатлары исеменә “Сидек-җенес системасындагы патологияләр булган пациентларны дәвалауда яңа технологияләр кертү” дип аталган фәнни эшне башкарган табиблар коллективы лаек булган. “Татарстан Республикасында ми кан әйләнеше кискен бозылган авыруларга медицина ярдәмен күрсәтү” гыйльми эше өчен дә практик-медикларга дәүләт премиясе бирелә.

Шулай ук нефть өлкәсендә скважиналарны тикшерүдә термогидродинамик ысуллар технологияләрен кертү буенча хезмәт башкарган галимнәр премиягә лаек булган.

Карар 24 ноябрьдә Татарстан Президенты тарафыннан имзаланган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев