Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов Эшмәкәрлек советының киңәйтелгән икенче утырышын үткәрә

Бүген Казанда Президент каршындагы Эшмәкәрлек буенча советның икенче киңәйтелгән утырышы узачак. Анда 200 эшмәкәр катнашачак. Советның проект төркемнәренә кергән инициатив эшмәкәрләр үзләренең хезмәт нәтиҗәләрен һәм проблемаларны хәл итү ысулларын күрсәтәчәк. 10 проект төркемдәге лидер эшмәкәрләр бизнестагы проблемаларны хәл итү ысулларын Татарстан Президентына тәкъдим итәчәк. Алар арасында дәүләтнең шәхси безнең белән хезмәттәшлеге, бизнесның административ киртәләрне үтүе, җиңеләйтелгән салым системасы буенча түләүләрне киметү ысуллары, шәхси һәм муниципаль балалар бакчаларында бертигез шартлар тудыру, күпкатлы йортларда кунакханәләр ачу мәсьәләләре бар. Киңәйтелгән киңәшмәдә 200 дән артык эшмәкәр, бизнесменнарның иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, эре сәнәгать предприятиеләре директорлары, дәүләт органнары вәкилләре катнаша. Чара 10.00 сәгатьтә башлана. Массакүләм мәгълүмат чараларына теркәлү үтү мәҗбүри. “Татар-информ” сайтында утырыштан онлайн трансляция оештырылачак.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев