Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Латвиягә барачак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 5 һәм 6 октябрьдә эш сәфәре белән Латвиядә булачак. Татарстан Хөкүмәте һәм эшкуарлары делегациясе дә республика лидеры җитәкчелегендә әлеге Балтыйк буе дәүләтенә бара.

Татарстан Президенты Рига – Казан турыдан-туры авиамаршрутын ачуда катнаша. Сәфәр программасында Татарстан һәм Латвия Президентлары Рөстәм Миңнеханов белән Раймонд Вейонисның һәм Премьер-министр Марис Кучинскисның очрашуы каралган.

Моннан тыш, “Татарстан һәм Латвия – хезмәттәшлек перспективалары” темасына түгәрәк өстәл уздыру планлаштырылган. Бу чара Латвия инвестицияләр һәм үсеш агентлыгы тарафыннан Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы хезмәттәшлеге белән оештырылган.

Латвия эшкуарлары Татарстандагы коллегалары - «Ядран-Ойл» ЯАҖ, «Аммоний» АҖ, «Менделеевсказот»ҖЧҖ, «ICL — КПО ВС» (IT) АҖ, «Параллакс»ҖЧҖ, «Ак Барс» ГАҖ вәкилләре белән очрашачак, диелә ТАТЛАТ (Татарстан – Латвия) комитеты сайтында.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев