Рөстәм Миңнеханов Дюссельдорфта
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кичә Дюссельдорфка барып җитте. Шәһәрнең истәлекле урыннары күренешләрен Татарстан лидеры Instagram битенә урнаштыра бара.
Аерым алганда, Дюссельдорфта “K`-2016” дип аталган XX пластмасса һәм каучук махсуслаштырылган күргәзмәсе була. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе әлеге күргәзмәдә катнашырга исәп тота.
“K`-2016” күргәзмәсе пластмасса һәм каучукны файдалану, шушы юнәлештә эшкәртмәләр, фәнни эзләнүләр, җитештерү һәм технологияләр өлкәсендә дөнья күләмендә иң эреләрдән санала. Әлеге күргәзмә 3 елга бер уздырыла. Быел “Мессе Дюссельдорф” комплексының 19 павильонында (168 мең кв. м) бөтен дөньяның 3 меңләп экспоненты үз эшкәртмәләрен тәкъдим итәр дип көтелә. Аларны карарга кимендә 220 мең кеше килер дип күзаллана.
Бу хакта expomap.ru сайты хәбәр иткәнчә, 19-26 октябрь көннәрендә уздырыла торган әлеге күргәзмә 4 бүлектән гыйбарәт була: “Чимал һәм өстәмә материаллар”, “Ярымфабрикатлар, техник детальләр, көчәйтелгән пластмассалар”, “Машиналар һәм җиһазлар”, “Күрсәтелә торган хезмәтләр. Тикшеренүләр. Фән”. “K`-2016” күргәзмәсендә эшлекле чаралар да планлаштырылган.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев