Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов Даниянең "Хальдор Топсе" компаниясе җитәкчесе белән очрашачак

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Хөкүмәте йортында Даниянең "Хальдор Топсе" компаниясе җитәкчесе Бьерне Клаусен белән очрашырга ниятли. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Хальдор Топсе”– энергияне саклауда һәм нәтиҗәлелегендә технологик чишелешләр эшләү буенча дөнья эксперты, катализ өлкәсендә әйдәп баручы компания. Аның  дөньяның 5 континентының 11 илендә, шул исәптән Россия башкаласында да, үз вәкиллекләре бар.

“Хальдор Топсе” технологияләре Татарстан предприятиеләрдә уңышлы эшли. Алар Менделеевскида «Аммоний» комплексында һәм ТАНЕКО комплексында кулланыла.

“Хальдор Топсе” “Түбән Кама Нефтехим” акционерлык җәмгыятендә җайланмаларның берсен реконструкцияләү проектында да катнашты.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев