Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов: "Бүген халык белән эшләү бөтенләй башка төрле"

Егор Никитин). Заманча технологияләр һәм онлайн-сервислар үсеше хакимиятнең гражданнарның проблемалары белән эшләүнең традицион механизмнарын радикаль үзгәрткән. Интернет-мәйданчыклар куллану гади кешеләрнең теге яки бу сорауларының мөһимлеген тиз һәм объектив бәяләргә мөмкинлек бирә. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Татмедиа” АҖ генераль директорына биргән интервьюсында әйтте. “Бүген халык белән эшләү бөтенлай башка төрле. Кешеләр үз фикерләрен җиткерә һәм бу “Халык контроле” генә түгел. Үзем кулланган социаль челтәрләрдә мондый мөрәҗәгатьләр бик күп. Һәм мин бу мәсьәләләргә җавап бирүче хезмәттәшләремнән боларны теркәп баруны сорыйм. Мәгълүматны алу гына түгел, ә аны исәпкә кую, процессны контрольдә тоту мөһим”, - диде Президент. "2018 елның беренче яртыеллыгында гына да “Халык контроле” системасында мөрәҗәгатьләр саны 30 меңнән артты. Болар төзекләндерү, хастаханәләр, мәктәпләр, юллар темасына караган сораулар. Аларның 70 процентка якыны хакимият тарафыннан исәпкә алына һәм тормышка ашырыла", - диде Рөстәм Миңнеханов. “Ничек кенә булмасын, без бу сигналларны җыябыз. Халык өчен теге яки бу проблеманың мөһимлеген тоябыз”, - диде Президент.
  • Интервью 22 сентябрьдә sntat.ru сайтында чыгачак. Видеоверсияне “Татар-информ” агентлыгының ютуб каналында карарга мөмкин булачак. Тамашачылар интервьюның телевизион версиясен “Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью” программасында “Татарстан 24” телеканалында шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 18:30 сәгатьтә карый алачак.
 
Татар-информ
Фото: Рамиль Гали

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев