Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов: "Без күңелне борчыган мәсьәләләрне чишү юлларын табарга тиешбез"

Татарстан Президенты карамагындагы Эшмәкәрлек буенча совет эшчәнлеге үсеш ала һәм төрле проблемаларны хәл итү өчен нәтиҗәле мәйданчыкка әверелә. Бу хакта бүген шушы советның икенче киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белдерде. Казанның "Корстон" комплексында ачылган утырышта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, ТР Президенты карамагындагы эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле Тимур Ногманов, республика министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре, барлыгы 240 эшмәкәр, муниципаль берәмлек башлыклары катнаша. Рөстәм Миңнеханов хакимият органнары белән берлектә бизнес проблемаларын хәл итү юнәлешендә эш алып барылганын билгеләп узды, күп кенә сорауларның системалы характерда булуын әйтте. "Бүген эшмәкәрләрне өч мәсьәлә борчый: икътисади билгесезлек, салым һәм салымга кагылмаган түләүләр, тикшерүләр һәм административ киртәләр", - дип белдерде Президент. Ул эшмәкәрлек буенча совет булдырылган вакыттан алып, 1 меңнән артык эшкуарның үз идеяләре һәм инициативалары белән мөрәҗәгать иткәнен әйтеп үтте. "Бу советның нәтиҗәлелеге күрсәткече. Бүген совет җитәрлек компетенциягә ия", - диде Рөстәм Миңнеханов һәм министрлык, ведомство җитәкчеләренең дә совет белән тыгыз элемтәдә булырга тиешлеген билгеләп үтте. "Ныклы инициативалар эшкуарлык үсешенә теләктәшлек итәчәк", - диде ул. Президент күп кенә проблемаларны хәл итү юллары табылганын, ә күбесе буенча киләчәктә эш таләп ителүен әйтте. "Без күңелне борчыган мәсьәләләрне чишү юлларын табарга тиешбез", - диде Р. Миңнеханов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев