Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов белән Париж мэры Анн Идальго милли бәйрәм Сабан туен үткәрү турында фикер алышты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Париж мэры Анн Идальго белән  күрешкән. Очрашу Казан Кремле Губернатор Сараеның сөйләшүләр залында узган. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә. Исегезгә төшерәбез, Анн Идальго Казанга ике көнлек (2017 елның 15-16 февраль көннәре) визиты белән килде. Рөстәм Миңнеханов Анн Идальгога тыгыз графигында вакыт табып, Казанга килгәне һәм, гомумән, республика белән кызыксынганы өчен рәхмәтен белдергән. Исегезгә төшерәбез, Казан һәм Париж арасындагы килешү дәвамлы нигездә ике яклы элемтәләр урнаштыруны, уртак проектлар планлаштыруны, мәгълүмат алмашын, туризм өлкәсендә, инвестиция эшчәнлегендә, мәдәни проектларны тормышка ашыруда хезмәттәшлекне күздә тота. Рөстәм Миңнеханов һәм Париж мэры Анн Идальго 2017 елда Парижда милли бәйрәм Сабан туен үткәрү мәсьәләләрен тикшергән (бу хакта килешү аннан алда Казан мэры Илсур Метшин һәм Анн Идальгоның очрашуында ирешелгән булган). Моннан тыш, Татарстан Президенты туризм, спорт һәм мәгариф тармакларында элемтәләрне үстерүне әһәмиятле дип санавын хәбәр итте. Үз чиратында, Париж мэры Анн Идальго бүген Татарстан һәм Казанның халыкара югарылыкта спорт чараларын әзерләү һәм үткәрүдә ирешелегән тәҗрибәсе кызыклы булын белдергән. Шулай ук Анн Идальго үзара хезмәттәшлекнең өметле өлкәләрнең берсе дип мәгарифне атады. Рөстәм Миңнеханов туризм, спорт һәм бигрәк тә мәгариф өлкәсендә үзара хезмәттәшлекне көчәйтү идеясен хуплый. Моннан тыш, ул Россиянең бер регионы буларак, Татарстанның төрле милләтләр һәм диннәрне үзара тату яшәтү өлкәсендә күпгасырлык тәҗрибәсе барлыгын искәрткән. Хәзерге Европада яңа җәмгыятькә яралаклашырга мәҗбүр мигрантлар белән бәйле кайбер проблемалар бар. Без бу юнәлештә дә хезмәттәшлеккә әзер, дигән Рөстәм Миңнеханов. Очрашу азагында Рөстәм Миңнеханов Париж мэрын бу җәйдә футбол буенча Конфедерация кубогы вакытында кунакка көтеп калуын җиткерде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев