Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов белән Минтимер Шәймиев Казанда Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Бүген татар әдәбияты классигының тууына 130 ел тулу билгеләп үтелә

Бүген Казанда  татарның бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга (1886-1913) багышланган бәйрәм чаралары уза. Әлеге дата уңаеннан, Казанда Габдулла Тукай исемендәге скверда шәһәр халкы, килгән кунаклар җыелды. Алар шагыйрь һәйкәленә салу өчен чәчәкләр китергән иде. Чәчәк салу тантанасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашты. Шагыйрьне искә алу өчен ТР Дәүләт Советы һәм Хөкүмәте, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актерлары һәм республиканың башка мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, IV Бөтендөнья татар хатын-кызлары форумында катнашучылар да килгән иде. "Тукай иҗаты - безнең мәдниятебез, безнең аң нигезе. Ул үз белемен музыка, балет сәнгате, әдәбиятка күчергән кеше булган. Ул күп санлы татар әдәбияты һәм мәдәнияте йолдызларын кабызган шәхес", - диде "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә ТР Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева. "Татар-информ" МА алдан хәбәр иткәнчә, сәгать 11дә исә М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театры янындагы Тукай һәйкәле янында традицион Шигърият бәйрәме башлана. Көннең икенче яртысында, сәгать 2дә, әлеге театрда республика җитәкчелеге катнашында Туган тел көненә һәм Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган тантаналы чара була. Сәгать 3тән 4кә кадәр Казан халкы һәм башкала кунаклары “Кырлай” паркында шәһәрнең иҗат төркемнәре катнашында концерт карый алачак. Чарада шулай ук гомуми белем бирү мәктәпләрендә узган шигырь сөйләүчеләр бәйгесендә җиңүчеләр катнаша. Бәйрәм чаралары сәгать 4тә Бауман урамында  “Мин татарча сөйләшәм!” дигән яшьләр акциясе белән тәмамлана. Фотосурәтләр prav.tatarstan.ru порталыннан алынды. (Казан, 26 апрель, «Татар-информ», Алсу Гатауллина).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев