Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов Александр Лукашенко белән очрашты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко белән очрашкан. Республика лидерлары очрашуыннан фотоны Татарстан Президенты үз Instagramында урнаштырган.

Искәртеп узабыз: Татарстан Делегациясе Беларусь Республикасына ике көнлек эш сәфәрендә. Кичә Рөстәм Минеханов Беларусь татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре белән очрашты. Бүген Александр Лукашенко белән очрашудан соң БР Премьер-министры Андрей Кобяк белән очрашырга, кайбер предприятиеләрдә булырга һәм эшлекле сөйләшүләр үткәрергә ниятли.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев