Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов "Алабуга" махсус икътисади зонасына эшлекле сәфәр белән килде

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген "Алабуга" махсус икътисади зонасына эшлекле сәфәр белән килде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.

Биредә компост җитештерү һәм шампиньон гөмбәләрен үстерү белән шөгыльләнәчәк "АйДжиЭс Агро" заводы һәм үсемлекләрне саклау өчен химик чаралар җитештерәчәк "Август-Алабуга" заводы төзелеше башланачак.

Рөстәм Миңнеханов "Алабуга" икътисади зонасының Күзәтчелек советы утырышын уздырачак. Җыелышта махсус икътисади зонаның резидентлары булырга теләгән яңа дүрт компаниянең гаризалары тикшереләчәк. Шулай ук Татарстан Президентының бүгенгә "РНМТК - Термик системалар" ҖЧҖ генараль директоры Артур Демьянченко белән эшлекле очрашуы да планлаштырылган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев