Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс Хоккей академиясе» үсешен уңай бәяләде

Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс Хоккей академиясе»н үстерүнең уңай динамикасын билгеләп үтте. Татарстан Президенты фикеренчә, үткән чорда республика ягыннан ярдәм таләп итүче зур эш башкарылган. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте. Бүген «Татнефть Арена» боз сараенда Ю.И.Моисеев исемендәге «Ак Барс Хоккей академиясе» Күзәтүчеләр советы утырышы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды. «Ак Барс Хоккей академиясе» эшчәнлеге хоккей үсешенә системалы алымы белән аерылып тора. Күнегүләргә, туклануга һәм медицина мәсьәләләренә, шулай ук, уенчы буларак та, тренер буларак та, шәхси үсешкә зур игътибар бирелә. Шуңа да безнең команданың өченче Гагарин Кубогын яулавында Академиянең өлеше бар», - диде Татарстан Республикасы Президенты. Заседание Наблюдательного совета
Академии хоккея "Ак Барс" им. Ю.И. Моисеева.
Проводит председатель Наблюдательного совета, 
Президент Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханов. Утырыш башланыр алдыннан, Рөстәм Миңнеханов Академиянең яшь тәрбияләнүчеләре белән очрашкан. ТР Президенты яшь хоккейчыларны Балаларны яклау көне һәм чираттагы хоккей сезоны тәмалану белән котлады һәм спортта югары казанышлар теләгән. Утырышта Хоккей академиясе директоры Евгений Рычковның 2017-2018 елда оешманың эшчәнлеге йомгакларына багышланган чыгышын тыңлаганнар. Шулай ук «Ак Барс Хоккей академиясе» Күзәтүчеләр советының 2017 елның апрелендә узган киңәшмәсе йомгаклары буенча Татарстан Республикасы Президенты йөкләмәләрен үтәү турында хисап та тәкъдим ителгән. Хисап чорында «Ак Барс Хоккей академиясе» халыкара хезмәттәшлек өлешендә эшләр башкарган. 2017 елның июлендә Хоккей академиясе җыелма командасы, Монреальдә балалар хоккей турнирында катнашып, беренче урынны яулаган. 2017 елның декабрендә Казанда «Ак Барс Хоккей академиясе Кубогы»на беренче халыкара балалар турниры уздырылган, анда дүрт илдән тугыз команда катнашкан. Заседание Наблюдательного совета
Академии хоккея "Ак Барс" им. Ю.И. Моисеева.
Проводит председатель Наблюдательного совета, 
Президент Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханов. Россия Иминлек советы секретаре урынбасары, «Ак Барс Хоккей академиясе» Күзәтүчеләр советы әгъзасы Рәшит Нургалиев билгеләп үткәнчә, Академия эшчәнлегенең нәтиҗәләре – Россиядә хоккейны үстерү буенча беренче комплекслы эш адымы ул. Утырышта «Татнефть» ГАҖ генераль директоры, «Ак Барс» ХК президенты, Татарстан Республикасы Хоккей федерациясе президенты Наиль Маһанов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева, Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов һәм башкалар катнашты.
«Татар-информ», мәгълүмат агентлыгы буларак, Элемтә, информацион технологияләр һәм массакүләм коммуникацияләр өлкәсендә күзәтчелек итү Федераль хезмәтендә (Роскомнадзор) теркәлгән. Гамәлдәге таныклык номеры – 2016 елның 15нче сентябреннән ИА № ФС 77-67031. 1991 елның 27нче декабреннән кабул ителгән ММЧлар турындагы Федераль законның 23нче матдәсе нигезендә, “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгының хәбәрләрен һәм материалларын тараткан башка массакүләм мәгълүмат чараларына аңа гиперсылтама кую мәҗбүри.

Татар-информ

Фото: president.tatarstan.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев