Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Рөстәм Миңнеханов Абаканда Татарстанда мәдәни мирас объектларын саклау турында сөйли

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Абакан шәһәренә (Хакасия Республикасы) эш сәфәре  белән килде. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә. Аның белән ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Туристлык буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов һәм башкалар да сәфәр кыла. Эш сәфәренең төп максаты булып  «Социомәдәни үсеш ресурсы буларак, тарихи-мәдәни мирас» VI халыкара мәдәни-туризм форумының пленар утырышында катнашу санала. Рөстәм Миңнеханов анда мәдәни мирас объектларын саклап калу һәм популярлаштыру буенча Татарстан тәҗрибәсе турында, шулай ук республикада туристлык үсеше турында сөйләячәк. Моннан тыш, Татарстан Республикасы Президенты «Юмарт Себер»  ашамлыклар индустриясе бизнес-миссиясе белән танышырга тели. Күргәзмәдә  Хакасия фермер хуҗалыкларында һәм азык-төлек производстволарында җитештерелгән эксклюзив продукция тәкъдим ителәчәк. Форум кысаларында Татарстан Республикасы белән Хакасия Республикасы арасында сәүдә-икътисади, социаль һәм мәдәни хезмәттәшлек турында килешү имзаланыр дип көтелә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев