Татар матбугаты
Рөстәм Миңнеханов: "Рус теле ул – Пушкин, Толстой, Достоевскийлар теле – дөнья күләмендә киң яңгыраш алган тел"
Бүгенге көндә рус теле – дөнья күләмендә киң яңгыраш алган тел. Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында Рус теле көненә һәм бөек рус шагыйре Александр Пушкинның тууына 217 ел тулуга багышланган тантаналы чарада шулай дип ассызыклады.
Бәйрәмдә Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасарлары Римма Ратникова, Юрий Камалтынов, Татьяна Ларионова, ТР Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразиев, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин һәм башка рәсми затлар катнашты.
Тантаналы чара Пушкин чорындагы бал күренешләре тасвирланган театральләштерелгән пролог белән ачылды.
Рөстәм Миңнехановка бәйрәм кунакларын, рус теле белгечләрен һәм телне сөючеләрне Рус теле көне белән ихлас тәбрикләде, Рус теле көненең Пушкинның туган көнендә билгеләп үтелүе символик булуын шәрехләде. "Рус теле ул – Пушкин, Толстой, Достоевскийлар теле – ул дөнья күләмендә киң яңгыраш алган тел, милләтара, мәдәниара аралашу теле, төрле чорлар һәм буыннар арасында тоташтыручы бер җеп", - дип басым ясады Президент. Ул чыгышында билгеләп узганча, хәзерге вакытта рус телен үстерү гомумдәүләт бурычлары рәтенә керә.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, рус теле һәм мәдәнияте Россиянең күп кенә милли телләре үсешенә, төрле милләт язучылары һәм шагыйрьләре, рәссамнары һәм композиторлары иҗатына зур йогынты ясаган. “Рус һәм татар телләре һәм мәдәниятләрен өзлексез рухи багланышлар бәйли. Безнең бурыч – республикада уникаль тел һәм мәдәни күптөрлелекне саклап калу һәм арттыру”, - дип белдерде республика җитәкчесе.
Президент Татарстанда рус теле, мәдәнияте һәм традицияләрен саклап калу һәм үстерүгә юнәлдерелгән дәүләт программасы гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте. 10 елдан артык “Татарстанда рус теле” программасы гамәлдә, аның 2020 нче елга кадәр исәпләнгән чираттагы проектын эшләү төгәлләнеп килә, ел саен дистәләгән рус этномәдәни проектлар тормышка ашырыла. Р. Миңнеханов “Каравон”, “Спас ярминкәсе”, “Алексеевские перезвоны” кебек чараларның зур популярлык казануын билгеләп узды.
Президент әйтүенчә, җәмәгатьчелек вәкилләре, педагоглар һәм мәдәният хезмәткәрләре рус теле һәм мәдәнияте үсеше буенча саллы эш башкара. Татарстанның Рус милли-мәдәни берләшмәсенең роле зур. Рөстәм Миңнеханов бүген шушы берләшмә әгъзалары белән очрашуда киләчәккә яңа бурычлар билгеләнгәнен әйтте. “Хәзерге вакытта рус телен үстерү гомумдәүләт бурычлары рәтенә керә”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Республика башлыгы агымдагы елның октябрь аенда Казанда Россиянең рус теле һәм әдәбияты укытучылары җәмгыяте конгрессы узачагын хәбәр итте. Анда телне һәм аны укытуның технологияләрен өйрәнү өчен шартларны камилләштерү мәсьәләләре каралачагын әйтте.
“Телләрне, мәдәниятләрне, традицияләрне саклап калу һәм үстерү – безнең уңышның, имин тормышның нигезе”, - диде Рөстәм Миңнеханов һәм рус һәм әдәбияты үсешенә үзләреннән өлеш кертүчеләргә, рус теле укытучыларына, әдәбият һәм сәнгать әһелләренә рәхмәтен җиткерде. Аннан соң Президент дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Тантана барышында Пушкин иҗаты үрнәкләре, аның чордаш шагыйрьләренең әсәрләреннән өзекләр, башка шагыйрьләрнең, шул исәптән татар халкының бөек улы Габдулла Тукайның, Пушкинга мәдхия итеп язылган шигырьләре яңгырады.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев