Россиянең паралимпия җыелма командасы Казанда узачак чаңгы марафонында катнашачак
Чаңгыда узышу һәм биатлон буенча Россиянең паралимпия җыелмасы тренеры Ирина Громова команданың тулы составта 2017 елның 4 февралендә Казанда узачак чаңгы марафонында катнашачагын раслады. Ярышлар «Локомотив» стадионында узачак. Бу хакта бүген «Татар-информ»га интервьюда Казан чаңгы марафоны директоры Артур Сабитов хәбәр итте.
«Чынлап та, паралимпия җыелмасы тренеры команданың тулы составта чаңгы марафонында катнашачагын раслады. Бу безнең өчен югары дәрәҗә. Шулай ук спорт чарасында йолдызлы кунаклар катнашуы планлаштырыла. Без ил командасының Казанга киләсенә ышанабыз. Әмма бу көнне Дөнья кубогы буенча да марафон уза. Без бу көнне – 4 февральне, Россия эчке чемпионатына ориентлашып билгеләгән идек. Дөнья кубогы марафонын исәпкә алмаганбыз. Шунлыктан, әлеге ярышта катнашучы әйдәп баручы чаңгычылар, димәк, бездә катнаша алмый», – дип аңлатты ул.
Булачак ярышларның оештыру комитеты рәисе чаңгычыларга үз графикларын булдыру кыен икәнен һәм аларның үз вакытларына хуҗа булмауларын искәртеп үтте. Аның әйтүенчә, югары дәрәҗәдәге спортчыларның нинди чараларда катнашуын алдан билгеләү кыен. Шуңа йолдызлы спортчылар исемлеге әлегә хәбәр ителми.
Чыганак: http://tatar-inform.tatar
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев