Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россиянең Милләт эшләре буенча федераль агентлыгы телләр күптөрлелеген саклау өчен премия оештырган

Россиянең Милләт эшләре буенча федераль агентлыгы телләр күптөрлелеген саклау өчен премия оештырды, дип белдергән агентлык башлыгы Игорь Баринов. Бу хакта “Интерфакс” яза. Ул хәзерге вакытта премиянең эксперт советы формалаштырылуын хәбәр иткән. Гаризалар кабул итү исә мартта башланачак. “Бу премия белән без Россиядә телләрнең күптөрлелеген саклап калуга үзләреннән зур өлеш керткән кешеләрне билгеләп үтәргә телибез. Моңа иң яхшы нәшриятлар, иҗтимагый проектлар керә. Шулай ук без телләрне саклап калу өчен үз акчаларын кызганмаган, социаль юнәлешле эшчәнлек алып барган эшмәкәрлек вәкилләренә дә игътибар итәчәкбез”, - дип өстәгән ул. Баринов бүләкләүнең әһәмиятле чарага  вакытында булачак. Ләкин бу нинди чара булачагын төгәлләштермәгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев