Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россиянең иң зур милли нәшрияты - "Татар китап нәшрияты" "Россия китаплары" ярминкәсендә катнашачак

"Россия китаплары” ярминкәсе Россия буенча сәяхәткә чыга. Быел ул 2-4 мартта Казанда беренче тапкыр үтәчәк һәм халыкара “Россия мәгарифе” конкурсы кысаларында узачак. Бу хакта "Российская газета" хәбәр итә. “Россия китаплары” ярминкәсендә илнең алдынгы 25 нәшрияты һәм китап кибетләре методик, укыту һәм матур әдәбият өлкәсендә яңа китаплар тәкъдим итәчәк. Ярминкәдә Россиянең иң зур милли нәшрияты ─ “Татар китап нәшрияты”─ катнашачак. Ул 40 артык китап тәкъдим итәчәк, алар арасында ─ татар теленнән ярдәмлекләр, сүзлекләр, укытучы һәм ата-ана өчен укыту әсбаплары, халык әкиятләре җыентыклары һәм балалар уеннары. Шулай ук нәшриятның стендында кунаклар төрле яшьтәге балалар белән эшләү өчен “Уйныйм һәм өйрәнәм” сериясеннән ярдәмлекләр, “Татарча укытуга караш антологиясе”, Муса Җәлилнең шигырьләр җыентыгы, татар әдипләренең әсәрләре: Габдрахман Әбсәләмовның “Ак чәчәкләр”, Атилла Расихның “Ишан оныгы” романнары, Марсель Галиевның “Тимә, яшәсен!” роман-новелласын таба алачак. “Златоуст” нәшрияты форум кунакларына чит тел буларак рус телен өйрәнү буенча уку әсбаплары, сүзлекләр һәм методик пособияләр тәкъдим итәчәк. Ярминкәдә шулай ук  "Интеллект-Центр", "Росток", "Русское слово - учебник", РАНХиГС нәшрияты, "Дело", "Альбатрос", "Амрита-Русь", "Игрушечный домик", "Чуваш китап нәшрияты”, СПБГУ нәшрияты”, "Манн, Иванов и Фербер" нәшриятлары, Халыкара китап сөючеләр берлеге, “Легион” һәм “Милли мәгариф”, Казанның “Дом книги” һәм “Любимый книжный" һәм башка китеп кибетләре катнашачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев