Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россиянең иң яхшы оркестрлары бишлегенә кергән Татарстан дәүләт оркестры Европада Рахманиновны һәм Чайковскийны уйнаган (видео)

Татарстан дәүләт симфоник оркестры Европа гастрольләрендә татар музыкасын башкармый, әмма Александр Чайковскийның «Стан Тамерлана» композициясен башкарганда “Алга, алга!” дип кычкыра. “Татар-информ”да үткән матбугат конференциясендә Александр Сладковский оркестрның Испаниядәге гастрольләре турында сөйләде. “Европа залларына үтеп керү өчен йә дирижер, йә оркестр танылган булырга тиеш, тегесе дә, монысы да булмаса, солистны белергә тиешләр. Дөресен әйтим, үткән елның декабрендә оркестрның көнбатыштагын репутациясе нуль иде, Tatarstan National Symphony Orchestra барлыгын белүче дә юк. Мацуев тәвәккәллек күрсәтеп безне тәкъдим итте, безне үз өстенә алды”, – диде ул. Россиянең иң яхшы оркестрлары бишлегенә кергән Татарстан дәүләт оркестры Европада Рахманиновны һәм Чайковскийны уйнаган. “Россиядән килгән оркестр өчен рус музыкасы сорала”, – дип аңлатты Александр Сладковский. “Тамашачыны басып алкышларлык дәрәҗәгә җиткерү өчен без барысын да алдан уйладык. Бөтен сюрпризлар төп программадан соң билгеләнде, – дип серләрен ачты Александр Витальевич. – Кат-кат уйнауны сорый башлауларын күзаллап Чик Корианың "Испания”сенә оркестровка әзерләткән идек. Л.Бернстайнның М. Ростроповичка багышланган "Слава!" увертюрасын да әзерләп куйдык. "Испания"не башкарганда без “Спайн” дип кычкырабыз, “Слава”да – “Слава” дип, ә инде “Тамерлан”ны башкарсак – “Алга, алга!” – дип”. “Без сәхнәдән үз аяк тавышыбызны ишетеп чыгып китмәдек, – диде горурланып оркестрның сәнгать җитәкчесе. – Моңарчы Испаниядә “Рубин” футбол клубын гына белсәләр, хәзер оркестрны да беләләр”. Шунысы да игътибарга лаек – Испаниядә оркестрны тыңларга Королева София дә килгән һәм кунакларны кабул иткән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев