Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россиянең иң уңайлы шәһәрләр рейтингында Казан 50нче, Яшел Үзән 18нче урында - Domofond.ru

Илебезнең иң уңайлы шәһәрләр рейтингын Domofond.ru. порталы төзегән исемлектә күрергә мөмкин. Бу портал хезмәткәрләре россиялеләр арасында сораштыру үткәрә. Аның нәтиҗәсендә Россиянең 300 шәһәр рейтингы төзелә. Анда Казан 50нче урынны алып тора. Әлеге исемлек халыкның 10 үзенчәлек буенча сораштыруда җавап биргән нәтиҗәләр буенча ачыклана, дип яза “Яшел Үзән” газетасы.

Монда рәхәтләнеп яшәр өчен кирәкле булган факторларны – экология, чисталык, куркынычсызлык, спорт һәм ял, ТКХ, күршеләр, транспорт, балалар өчен инфраструктура, яшәеш бәясе һәм кибетләрнең барлыгын күздә тотып бәя бирелгән. Аеруча өлкә үзәкләрендә яшәүчеләргә, тикшерү күрсәткәнчә, тормыш итү бәясенең түбән, ә спорт белән шөгыльләнү һәм ял итү өчен шартлар булу, шулай ук кибетләр төрлелеге ошый икән. Шунысы кызык: күршеләр һәм экологик торыштан канәгать булучылар азрак дәрәҗәдә, диелә газета язмасында.

Аеруча Геленджик, Грозный, Салехард (болар – өч лидер), шулай ук Ханты-Мансийскида яшәүчеләр үз шәһәрен ярата. Башкаласы 50нче урында гына булган Татарстанның Яшел Үзән һәм Яр Чаллы шәһәрләре 18-19нчы урынны алып торуы гаҗәп кебек. Бу күренеш Казанның тормыш сыйфаты турында гына түгел, ә халкының югары таләпләргә дәгъва кылуы хакында да сөйләргә мөмкин. Шулай ук Төмәннең 26нчы һәм илнең 2 башкаласы - Санкт-Петербургның 34 нче, Мәскәүнең 36 нчы урында булуы да халыкның таләпләре, ихтыяҗлары зур булуын күрсәтә.

Үзенә иң аз җәлеп итә торган шәһәрләр – Гуково, Вышний Волочек, Ржев, Рославль һәм Новочеркасск. Бу бишлек 300 шәһәр исемлеген тәмамлый.

Ә инде Яшел Үзәнгә килгәндә, бездә яшәү, чынлап та, уңайлы, рәхәт, тыныч. “Яшел Үзән яшәр өчен бар яктан уңайлы кала, зур шәһәрләрне бөтенләй сөймим, - ди сатучы булып эшләүче Исламия Самойлова. - Акъегет мәктәбен тәмамлагач ук мин бирегә килдем, үземне шушында таптым, гаиләмне төзедем. Шәһәребез көннән-көн үсә, матурлана. Яраткан Яшел Үзәнебездә тыныч кына яшәргә насыйп булсын иде”.

Педагог Гөлфия Латфуллина: “Бик тә уңайлы шәһәр – ул безнең Яшел Үзән! Исеме җисеменә туры килеп тора. Тирә-юнебезнең яшеллеген, шәһәр уртасындагы күлебезнең матурлыгын сүз белән генә аңлатып булмый”, - ди.

Төзүче Дамир Габделнуров Яшел Үзән турында: “Теләгән җиргә җәяү генә йөрү мөмкинлеге бар. Яңа йортлар төзелү, сәүдә үзәкләре ачылу, әлбәттә, - уңай күренеш, - ди. -Яраткан шәһәремдә тагын да күбрәк чәчәкләр үсүен, юлларның төзек булуын, балалар мәйданчыгының, ял итү урыннарының артуын күрәсе иде”, дип яза газета.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев