Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Россиянең иң укымышлы халкы ул - татарлар. Без моны горурланып әйтергә тиеш" - Индус Таһиров

Иң авыр чакларда, иң авыр заманнарда татар телен, татар милләтен мәгърифәт саклап калды. Бу фикерне КФУның "Tataristica" үзәгендә үткәрелгән "Татарның үсеш стратегиясе: шартлар, вәзгыять, алымнар" темасына багышланган түгәрәк өстәлдә тарихчы, Татарстан Фәннәр академиясе академигы Фәндәс Сафиуллин җиткерде. Дискуссия "Татарның үсеш стратегиясе" "Россиянең иң укымышлы һәм һәрвакыт газета-журналлары булган халкы ул - татарлар. Без моны горурланып әйтергә тиеш", - диде Индус Таһиров татар халкын, татар милләтен саклап калган факторлар хакында сөйлгәндә. Дискуссия "Татарның үсеш стратегиясе" Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин исә: "Динне аерып күрсәтү бик үк дөрес булмас иде. Әмма татар телен саклап калуда дини факторның роле бик зур. Татар халкы тарихында да бу чагылыш тапкан. XVI-XVIII гасырларны алсак, ислам чыннан да татарларны саклап калган төп факторларның берсе була. Алга таба моңа башкортлар да килеп кушыла. Дөрес, ислам дине проблемасы ул бик күпкырлы. Хәзер без ислам яңарышы дибез. Ислам безнең тормышыбызда хәзер нинди өлештә булырга тиеш дип күп сөйлибез, әмма чынлыкта аны ничек тормышка ашырырга белмибез", - ди. Дискуссия "Татарның үсеш стратегиясе" Ул шулай ук татар һәм мөселманнарның бүленеш мәсьәләсен дә күтәрде. "Берәүләр мин татар дисә дә, динне тотмый. Икенчеләр исә мин мөселман, ди. Бер яктан мөселман татар яшьләре, икенче яктан дингә мәдәни фактор буларак караган зыялылар. Шуңа да аларның икесен бергә кушмыйча, ислам диненең җәмгыятьтә тоткан ролен нәтиҗәле фактор буларак карап булмый", - дип саный ректор.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев