Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россиянең иң абруйлы заманча рәссамнары билгеле булды

InArt проектының рейтингы ике категориягә бүленгән: танылган һәм яшь авторлар. Иң яхшы 100 танылган авторлар исемлегенең башында Илья һәм Эмилия Кабаковлар тора. Икенче урында – Эрик Булатов, өченче – АЕС+Ф төркеме. Яшь авторлар исемлегенең лидеры Татьяна Әхмәтгалиева булды. Аның артыннан Евгений Антуфьев һәм Саша Пирогов бара. Рейтинг төзегәндә, 800 авторның белешмәләре анализланган. Аларны 38 уңыш күрсәткече буенча бәяләгәннәр. Сайлау критерийлары – һөнәри белем, күргәзмә проектларында, ярминкәләрдә һәм биенналеларда катнашу, аукцион сатуларының күләме, хезмәтләрнең бәя анализы. Рейтингка кергән рәссамнарның тулы исемлеген 19 апрельдә проект сайтында игълан итәчәкләр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев