Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россиянең быел декабрь аенда кабул ителәчәк яңа Таможня кодексы беренче булып Татарстанда файдаланылачак

Бу хакта бүген журналистлар белән әңгәмәдә Федераль салым хезмәте җитәкчесе урынбасары Татьяна Голендеева белдерде. Федераль түрә Казан Ратушасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган Идел буе таможня идарәсе коллегиясе утырышында катнашты.

Татьяна Голендеева сүзләренчә, яңа кодексны күптән көткәннәр. “Кичә тарихи вакыйга булды – Евразия берлегенә кергән илләрнең премьер-министрлары катнашында хөкүмәтара совет утырышы булды. Анда, ниһаять, Евразия берлегенең яңа Таможня кодексын дәүләтләр эчендә кул куюга юнәлтү турында карар кабул ителде. Бу – яңа Таможня кодексы ел азагына кадәр кабул ителәчәген аңлата. Әлеге документ таможня эшендә бөтен алымнарны җитди рәвештә үзгәртә. Таможня хокукын либеральләштерү һәм хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен төзүгә юнәлдерелгән юлны дәвам итә. Идел буе төбәкләре үзенә күрә полигон кебек һәрвакыт яңа технологияләрне сынап карый. Шуңа күрә яңа Таможня кодексының тышкы икътисади эшчәнлектә катнашучылар белән бәйләнешләр, таможня технологияләрен гадиләштерү, таможня процессларын тизләтүгә кагылышлы барлык кагыйдәләре беренче чиратта Идел буе төбәгендә, һәм, әлбәттә, Татарстан таможнясында файдаланылачак”, – дип аңлатты Татьяна Голендеева.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев