Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россиянең барлык почта бүлекләрендә Бөтенроссия язылу декадасы үтә

11 майдан 21 майга кадәр Россиянең барлык почта бүлекләрендә Бөтенроссия язылу декадасы үтә. http://podpiska.pochta.ru сайтында , шулай ук Viber мессенджеры ярдәмендә газета һәм журналларга билгеле бер ташлама белән язылып булачак, дип хәбәр ителә Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы сайтында. Россия Почтасы декадасында нәшрият ташламаларына өстәмә булып, басмаларны таратуга: Россия Почтасы каталогына кергән  федераль басмаларга 10 процент, төбәкнекеләргә һәм җирле басмаларга – 15 процент, башка агентлык каталогларындагы басмаларга 5 һәм 10 процент ташлама каралган. “Бөтенроссия язылу декадасы – укучылар өчен язылуга, ә нәшриятларга тиражны арттыруга бик яхшы (40 процентка кадәр ташлама) мөмкинлек ул. Әлеге акция популярлаша бара. Узган ел декабрь аенда 3 милнлап язылу башкарылды”, - дип хәбәр итә Россия Почтасы генераль директорының почта бизнесы буенча урынбасары Инесса Галактионова.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев