Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Түгәрәк уен" фестивалендә Россиянең 20 төбәгеннән татар фольклор коллективлары катнашачак

Чара 3-6 августта Казанда VI Бөтендөнья татар конгрессы съезды кысаларында үтә. Шулай ук Литва, Польша, Кытай, Австралия һәм Төркиядән дә татар башкаручылары килер дип көтелә. ТР Мәдәният министрлыгы хәбәр итүенчә, Конгресста катнашучылар каршында барлыгы 800дәп артист чыгыш ясаячак. Халыкара татар фольклоры фестиваленең төп чаралары 5 августта 16:00-19:00 сәгатьтә «Казан Кремле» Дәүләт тарих-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы территориясендә узачак. Фестивальдә берничә интерактив мәйдан ачылачак: уен кораллары, вокал, гореф-гадәтләр, әйлән-бәйлән, декаратив-гамәли эшләнмәләр сату күргәзмәсе, татар халкының өстәл уеннары. Шулай ук куплет-уйлап табучылар, кичке уеннар һәм «Ашык» уен турниры оештырылачак. Мастер-класслар кысаларында фестиваль кунаклары чигү, тегү, Казан күн мозаикасы, керамикага бизәк төшерү, күнгә мили бизәк төшерү, милли бизәкләр апликациясе, милли түбәтәйләр эшләү, Пермь татарларының традицион туку ысуллары һәм татар камчысы көе белән танышачаклар.
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев