Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россиялеләрнең күпчелеге 14 яшькә кадәрге балаларга социаль челтәрләрдән куллануны тыю турындагы закон тәкъдимен хуплый

Россиялеләрнең күпчелеге (62 процент) 14 яшькә кадәрге балаларга социаль челтәрләрдән куллануны тыю турындагы закон тәкъдимен хуплый. Бу хакта Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге сораштырулары нәтиҗәсе дәлилли, дип җиткерә РИА Новости. Моңа кадәр Ленинград өлкәсе депутаты Владимир Петров РИА Новостига 14 яше тулмаган балаларга социаль челтәрләрдән куллануны тыю турындагы федераль закон проекты эшләнүе турында әйткән иде. Документ шулай ук сервис хуҗасының теркәү вакытында Россия һәм чит ил гражданарының паспорт мәгълүматларын тикшерү кагыйдәләре булырга тиешлеген күзаллый. Әлеге таләпләр үтәлмәгәндә ул 100дән 300 меңгә кадәр штраф түләргә тиеш була. Тикшеренүләр нигезендә, әлеге тәкъдимгә гражданнарның өчтән бере (35 процент) каршы чыккан, барыннан да элек болар Мәскәү һәм Санкт-Петербургта яшәүчеләр. Шул ук вакытта, барлык гражданнарның да социаль челтәрләрдән куллану вакытын чикләүне билгеләүгә каршылар шактый артык. Сораштырылучы гражданнарның 52 проценты социаль челтәрләрдән паспорт белән куллануга кире караш белдергән. Шул ук вакытта әлеге идеяне 39 проценты аңлавын һәм хуплавын җиткергән. Сораштыру 6 апрельдә телефон аша интервью формасында 600 респондент арасында үткәрелгән. Сайлап алу Россия территориясендәге телефон номерлары исемлегендә барган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев