Татар матбугаты
Россиялеләр нинди китаплар укырга ярата?
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы #МояГлавнаяКнига акциясенә йомгак ясаган. Анда Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы аккаунтларының рус телле кулланучыларыннан - яратып укый, яңадан укый һәм дусларына тәкъдим итә торган китаплары турында хәбәр итүләрен сораган булганнар.
Акция июль ае дәвамында барган, анда 5 меңнән артык кеше катнашкан. Нәтиҗәдә, министрлыкта #МояГлавнаяКнига акциясендә ТОП-15 исемлегенә кергән китапларны билгеләгәннәр.
Беренче урында - М.А. Булгаковның “Мастер һәм Маргарита”, икенчедә - Д. Роулингның Гарри Поттер турында романнар сериясе, өченче урында - Р. Брэдбериның “451 градус по Фаренгейту” китаплары булган.
Бишлеккә Л.Н. Толстойның “Война и мир” романы, шулай ук А. де Сент-Экзюперинең “Маленький принц” повесть-әкияте кергән.
Алтынчы баскычта Э. Ремаркның “Три товарища”, җидедә - Ф.М. Достоевскийның “Преступление и наказание”, сигездә - Д.Дефоның “Робинзон Крузо”сы, тугызда - Д. Остинның “Гордость и предубеждение”, унда - В.А. Каверинның “Два капитана” романы тора.
“Джейн Эйр” (Ш. Бронте) - унберенче урында, “Евгений Онегин” ( А.С. Пушкин) - уникедә, аннан - “Унесенные ветром” (М. Митчелл) һәм “Анна Каренина” ( Л.Н. Толстой) белән “Капитанская дочка” (А.С. Пушкин) китаплары яратып укыла.
Татар информ
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев