Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россия югары уку йортларында мөселман белемен бирү стандартлары кертеләчәк

2017 елның сентябрендә Россиядәге югары уку йортларында мөселман белемен бирү стандартлары кертелә. Бу хакта Россия Президентының Идел буе федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Идел буе федераль округы матбугат чаралары баш мөхәррирләре белән очрашуда хәбәр итте.

“Ислам мәгариф системасын формалаштыру буенча эш дәвам итә. Быел мөселман белем бирү стандартлары урта белем бирү оешмаларында гамәлгә куелды. 2017 елда югары уку йортларында ислам белемен бирү стандартлары гамәлгә ашырылачак”, – диде Михаил Бабич.

Михаил Бабич әйтүенчә, Идел буе федераль округында динара татулыкны саклауга, шул исәптән мәгариф системасында да, зур игътибар бирелә. Шул уңайдан ул Татарстанда Болгар ислам академиясе һәм Түбән Новгородта православ гимназия төзелеше турында искә төшерде. Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкил округта Уфа һәм Казан ислам югары уку йортлары базасында мөселман имамнарының белемнәрен күтәрү буенча эш баруын әйтте. Хәзерге вакытта төрле төбәктән 477 имам белем арттыру курсларын узган.

Михаил Бабич яшь мөселманнарны гарәп илләрендәге, Ирак, Сириядәгә хәрби хәрәкәткә җәлеп итүләре турында борчулуын белдерде. “Әлеге мәсьәлә буенча руханилар белән җитди сөйләшү булды. Әлеге яшьләр гамәлдәге законнар буенча җаваплылыкка тартылырга тиеш”, – диде Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкиле.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев