Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россиядәге иң яхшы 25 мәктәп арасына Татарстан мәктәпләре дә кергән

2015–2016 елда югары нәтиҗәләр биргән 500 мәгариф оешмасының 21е - Татарстан мәктәпләре. Мәгариф оешмалары рейтингын Мәскәүнең өзлексез математика белеме бирү үзәге «Россия сегодня» агентлыгы ярдәмендә «Социаль навигатор» һәм РФ мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә «Учительская газета» мәгълүматларына нигезләнеп төзегән.

Рейтинг мәгълүматлары буенча? Россиянең 25 мәгариф оешмасына ике Татарстан мәктәбе дә кергән. Рейтингның 15 нче баскычында 26 нчы Чаллы шәһәре гимназиясе һәм 19нчы баскычта Казанның 131нче лицее тора. Шунысын да билгеләп үтик, Татарстаннан тәкъдим ителгән 21 мәгариф оешмасыннан рейтингта 12 Казан мәктәбе тора.

Яхшы мәктәпләр санына кергәннәрнең 21ендә төбәкнең барлык тугызынчы сыйныф укучыларының 6,11 проценты укыганлыгын да билгеләп үтәргә кирәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев