Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россиядә "Зур этнографик диктант" акциясе үткәреләчәк

4 октябрьдә "Зур этнографик диктант" мәгърифәтчелек акциясен үткәрү өчен Россиянең бөтен төбәкләрендә 550 дән артык мәйданчык ачылачак. Бу хакта "ТАСС" яза.

Удмуртиянең Илкүләм сәясәт министрлыгы инициативасы белән оештырылган чара илдә яшәүче халыклар турында белем дәрәҗәсен бәяләү максатыннан оештырыла.

"Россиядә бу киңкүләмле акция беренче тапкыр үткәрелә. Аның нәтиҗәләре буенча этнографик белем бирүне камилләштерү, илдә яшәүчеләр этномәдәни компетенциясен киңәйтү һәм милләтара мөнәсәбәтләр гармонизациясе буенча тәкъдимнәр әзерләнәчәк", - дип хәбәр итте Россия Фәннәр академиясенең Себер бүлеге матбугат хезмәте.

Проект сайты мәгълүматлары буенча, диктантны Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче рус телен белүче 15 яшьлек һәм өлкәнрәк гражданнар яза ала, аларның белем дәрәҗәсе, социаль статусы, дине һәм гражданлыгы мөһим түгел. Биремнәр 30 сораудан торачак. Катнашучыларга бер үк катлаулылыктагы текстлар биреләчәк, алар федераль һәм төбәк сорауларыннан торачак. Аларга билгеле вакытта җавап бирергә кирәк булачак, барлык биремнәргә дә дөрес җавап биргән очракта 100 балл җыярга мөмкин булачак.

Бөтенроссия чарасын "Антропологлар һәм этнологлар ассоциациясе" Гомумроссия иҗтимагый оешмасы ярдәмендә Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык, Удмуртия Республикасы Илкүләм сәясәт министрлыгы, "Удмуртия халыклар ассамблеясе" коммерцияле булмаган автоном оешма оештыра.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев