Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россиядә яшь галимнәргә торак сертификатларын бирә торган программа озайтылачак

Бу хакта Федераль фәнни оешмалар агентлыгы карамагындагы Фәнни-координация советы утырышында агентлыкның башлыгы Михаил Котюков хәбәр итте, дип яза ТАСС мәгълүмат агентлыгы. 2014 елда яшь галимнәргә 141 торак сертификаты тапшырылган, 2015 елда - 194, ә 2016 елда - 154. Агентлыкның бюджетында тагын алдагы өч елга берничә йорт һәм тулай торак төзелешен төгәлләү өчен финанс чаралары салынган. “Без аларны ике ел эчендә төзеп бетереп, яшь галимнәргә тапшырырга тиешбез”, - дип вәгъдә итә Михаил Котюков. Федераль фәнни оешмалар агентлыгы махсус торак фондында хәзерге вакытта 1446 күчемсез милек объекты исәпләнә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев