Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россиядә торакны хосусыйлаштыру программасы туктатылырга мөмкин

Россия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы торакны хосусыйлаштыру программасын туктату турында закон проекты әзерләгән. Бу хакта ведомство башлыгы урынбасары Олег Бетин хәбәр иткән.

"Без закон проекты әзерләдек, ул Баш хокукый идарәдә экспертиза узды һәм аны Россия Икътисади үсеш министрлыгына юлладык. Шуннан Хөкүмәт каравына тапшырылырга тиеш", - дип белдергән Бетин. Бу хакта "РИА Новости" яза.

Аның сүзләренчә, Россиядә хосусыйлаштырылган торак күләме 85 проценттан арткан, муниципалитетлар яңа торак төземи. Шул сәбәпле, министрлыкта хосусыйлаштыруны туктатырга кирәк дип саныйлар.

Ведомство төбәкләрнең хосусыйлаштыруга ничек каравын беләчәк дигән ул.

"65 субъект хосусыйлаштыруны дәвам итү яклы. Бу торакны карап тоту чыгымнарын киметә, капремонт ясарга кирәкми, милеккә салым килә. Әмма бу социаль кулланылыштагы торак фондны киметә", - дип ачыклык кертте министры урынбасары.

29 февральдә Россия Президенты Владимир Путин торакны бушлай хосусыйлаштыру срогын 2017 елның 1 мартына кадәр озайту турында закон имзалаган иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев