Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россиядә соңгы биш елда беренче тапкыр бәяләр төшүе күзәтелде

25 июльдән 1 августка кадәр куллану бәяләре 0,1 процентка төшкән. Бу хакта Росстат хәбәр итә. Бәяләр төшүгә төп йогынтыны яшелчәләрнең арзанаю ясаган. Кәбестәгә бәяләр 4,4 процентка, кыярга – 7,4 процентка, помидорга 8,5 процентка төшкән. Июльнең соңгы атнасында бәяләре иң нык кыйммәтләнгән продуктлар карабодай һәм атланмай булган. Аларга бәя 0,6 һәм 0,3 процентка арткан. Сәнәгать товарларына бәяләр чагыштырмача тотрыклы калган. Аннан алдагы 3 атнада бәяләр 0,1 процентка артып барган, ә июльнең беренче атнасында бәя арту, торак-коммуналь хуҗалыкка тарифлар үсү белән бәйле рәвештә, 0,4 процентка арткан булган. Дефляция (ягъни инфляциягә капма-каршы күренеш, акчаның сатып алу кыйммәте артуы) Россиядә соңгы тапкыр 2011 елның сентябрендә күзәтелгән булган. 2011 елның 6 сентябреннән 12 сентябренә кадәр бәяләр 0,1 процентка кимегән булган. Айлык дефляция Россиядә соңгы тапкыр 2011 елның августында күзәтелгән булган – бәяләр 0,2 процентка кимегән. 2016 елның январеннән августына кадәр бәяләр 4 процентка үскән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев