Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россиядә милли телләргә ярдәм фонды төзеләчәк

Россиядә милли телләргә ярдәм фонды төзеләчәк. Бу хакта “Татар-информ”га Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Милләтләр эше буенча комитет рәисе Илдар Гыйльметдинов сөйләде. Аның сүзләренчә, милли телләргә ярдәм фонды педагогик кадрлар һәм укыту программалары әзерләүгә этәргеч бирәчәк. “Милли телләрне укыту проблемасын – кадрлар әзерләүне, дәреслекләр булдыруны, ә алар бүгенге көндә шактый халыкта юк, мин берничә тапкыр күтәрдем инде. Бездә барлык республикалар да Татарстан кебек көчле түгел. Татарстанда туган телне өйрәнү өчен барлык дәреслекләр эшләнгән. Биредә федераль үзәк ярдәмгә килергә тиеш. Шуның өчен Россия субъектларына кадрлар әзерләүдә, кирәкле укыту программалары стандартлары, махсус дәреслекләр әзерләүдә ярдәм итәчәк махсус дәүләт фонды төзеләчәк”, - диде Гыйльметдинов. Мәктәп укучыларына туган телләрнен өйрәнүдә стимул бирүче мотивация механизмын эшләргә кирәк. Илдар Гыйльметдинов бердәм дәүләт имтиханын туган телдә тапшыруны законлы рәвештә беркетергә кирәклеген искәртте.

Татар-информ

Фото: архив

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев